Зәй офыклары

Зәйдә Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

Бүген Россиядә Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Ул Россиядә 1917 елның ноябрендә кабул ителгән документ нигезендә милиция патрульләрен тәртип сагын булдыру өчен шәһәр урамнарына чыгару белән тарихка кереп калган. Шул вакыттан 10 ноябрь әлеге һөнәр ияләрен хөрмәтләү, аларның эшчәнлегенә бәя бирү көне буларак традициягә кергән. Зәй районы эчке...

Бүген Россиядә Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Ул Россиядә 1917 елның ноябрендә кабул ителгән документ нигезендә милиция патрульләрен тәртип сагын булдыру өчен шәһәр урамнарына чыгару белән тарихка кереп калган. Шул вакыттан 10 ноябрь әлеге һөнәр ияләрен хөрмәтләү, аларның эшчәнлегенә бәя бирү көне буларак традициягә кергән. Зәй районы эчке эшләр бүлегендә дә һөнәри бәйрәм уңаеннан тантаналы чара үтте. Анда эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләрен бүлек башлыгы Валентина Усачева белән башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов тәбрикләделәр.

- Район халкы тыныч яшәсен, һәр тармакта уңышларга ирешсен өчен имин яшәү шартлары тудыру бик мөһим. Бу уңайдан сез - төп ышанычлы көчебез. Көндәлек хезмәттән тыш, бәйрәм булсынмы, төрле мөһим чарамы, полиция хезмәткәрләре һәрчак сафта. Бу - сез сайлаган һөнәр, ә аңа тугрылыклы булып, аны җиренә җиткереп үтәү -намус эше. Белүемчә, сез - нәкъ менә шундый ышанычлы хезмәткәрләр. Яшәү шартлары тыныч булган төбәккә инвесторлар да тартыла. Димәк, полициянең икътисади үсешкә дә йогынтысы зур. Шуңа күрә алга таба да яхшы хезмәт итәргә, сәламәт булырга язсын үзегезгә. Мөхтәрәм ветераннарыбызга да иң изге теләкләребезне юллыйбыз, - диде Илнар Хафизов, район җитәкчелеге теләкләрен җиткереп.

Валентина Усачева билгеләп үткәнчә, Зәй полициясе төрле тәртип сагы эшчәнлегендә дә республикада уңай эшчәнлеге белән билгеләнә. 10 ай нәтиҗәсе буенча зәйлеләр - 7нче урында, әмма ел азагына кадәр нәтиҗәле эшчәнлекне тагын да арттыру бурычы куела, ди җитәкче.

Бүгенге көндә район эчке эшләр бүлегендә 128 хезмәткәр эшли, тантаналы чарада аларның күпчелеге тырыш хезмәтләре, күрсәткечләре өчен бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: