Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә “ЭКОяз-2021” акциясе дәвам итә

“Алтынчәч” бакчасы хезмәткәрләре көньяк паркын тәртипкә китерә.

Республикада “Экояз-2021” акциясе 1 апрельдән 31 майга кадәр үткәрелә. Зәйдә 1 апрельдән “ЭКОяз-2021” республика акциясе һәм санитар-экологик икеайлык башланды. Шул уңайдан 23 апрельдә “Алтынчәч” бакчасы коллективы көньяк паркын чүп-чарлардан чистартты. Бу юлы 25 кеше эшкә чыкты. Алар көздән калган яфракларны, сынган ботакларны, чүпләрне җыйды.

- Җирләр кардан арыну белән чүп-чарлар да баш калкытты. Яшәгән җиребез чиста, пөхтә, матур булсын өчен үз өлешебезне кертәбез, – ди “Алтынчәч” бакчасы мөдире Ангелина Ишмиева.

Гомумшәһәр һәм район өмәсе иртәгә - 24 апрельдә оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев