Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә “Экояз-2021” дәвам итә

“Экояз-2021” акциясе кысаларында шәһәр-районда агачлар утыртыла.

Зәйнең Федор Симашев исемендәге спорт мәктәбендә “Экояз-2021”  кысаларында “Агач утырт” экологик акциясе узды.

Юрий Худяков җитәкчелегендә 16 баладан торган төркем Җиңү проспекты буенча мәктәп территориясендә чыршы һәм ак сирень утырттылар.

 Акциянең максаты: экологик культура һәм табигатькә аңлы, кыйммәтле караш тәрбияләү.

- Агачлар һәм куаклар утырту – бик кирәкле һәм мөһим эш. Агачлар - безнең табигатьнең үпкәләре. Шәһәребез чиста, матур булсын өчен тырышабыз, - диде Юрий Линович акциядә катнашучыларның уртак фикерен белдереп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев