Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә "Экояз-2021” кысаларында “Макулатура тапшыр - агачларны коткар!” акциясе узды

Узган атнада акциягә шәһәр мәгариф оешмалары актив кушылды.

Зәйдә "Экояз-2021” дәвам итә. Аның кысаларында “Макулатура тапшыр - агачларны коткар!” акциясе узды. Шәһәр һәм район балалар бакчалары һәм мәктәпләр әлеге эшкә җитди алынды.

“Урман әкияте” бакчасы коллективы, балалары һәм әти-әниләре, “Кәгазь бумы” оештырып,  500 кг макулатура тапшырган.

- Әлеге акциянең максаты – балаларның, әти-әниләрнең урманнар, агачларның зур байлык булуына игътибларын юнәлтү һәм бу  байлыкка сакчыл караш тәрбияләү. Уртак көч белән без 500 килограммга якын макулатура тапшырдык, - дип уртаклашты “Урман әкияте” бакчасы мөдире Роза Сөббух кызы Габбасова.

Зәйнең 4нче мәктәбе укучылары да бу акциядә иң активлардан булды. Бу турыда мәктәпнең инстаграм битендә язылган.

Мәктәп укучылары "Макулатура тапшыр - агачларны коткар!" дигән экологик акциядә үзара ярышып, теләп катнашканнар.

Мәктәп конкурсында түбәндәгеләр җиңүчеләр булган:

Гран-При - XI сыйныф (укытучысы В.Н. Захарова)

Беренче урын - IV Б сыйныф (укытучысы О.В. Дәүләтшина)

Икенче урын - VII А сыйныф (укытучысы Р.И. Борисенко)

Өченче урын - III А сыйныф (укытучысы Г.А. Иванова)

Экология акциясендә иң актив катнашучылар дип түбәндәгеләр танылган: I А сыйныфы (укытучысы О.А. Храмкова), II А сыйныфы (укытучысы Ю.Б. Плаксина), IV В сыйныфы (укытучысы Л.Н. Петрякова), VII Б сыйныфы (укытучысы И.А. Бурмистрова), V А сыйныфы (укытучысы С.Җ. Хабибрахманова), V Б сыйныфы (укытучысы И.А. Архипова), VI Б сыйныфы (укытучысы В.Х. Кобелева).

- Акциядә катнашучыларның барысы да дипломнар белән бүләкләнде. Уртак көч белән балалар һәм ата-аналар 20 агачны коткарлык макулатура җыйды, - диде мәктәп директоры Альбина Равил кызы Ларина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев