Зәй офыклары

Зәйдә “Ел тәрбиячесе-2015” бәйгесендә 16 хезмәткәр катнаша

Бүген Зәйнең "Күкчәчәк" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе-2015" бәйгесенең муниципаль этабы старт ала. Быел һөнәри бәйгедә катнашырга теләп, 16 тәрбияче портфолиоларын тәкъдим итте. Димәк, бу берьюлы шушы кадәр педагогның ел дәвамында максатчан эшләве турында сөйли. Алар портфолиоларда ни рәвешле баланың үзаңын үстерү, рухи байлыгын арттыру, әхлак нормаларын сеңдерү, хөрмәт, миһербанлылык төшенчәләрен...

Бүген Зәйнең "Күкчәчәк" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе-2015" бәйгесенең муниципаль этабы старт ала. Быел һөнәри бәйгедә катнашырга теләп, 16 тәрбияче портфолиоларын тәкъдим итте. Димәк, бу берьюлы шушы кадәр педагогның ел дәвамында максатчан эшләве турында сөйли. Алар портфолиоларда ни рәвешле баланың үзаңын үстерү, рухи байлыгын арттыру, әхлак нормаларын сеңдерү, хөрмәт, миһербанлылык төшенчәләрен тәрбияләү күрсәтәләр. Икенче төрле әйткәндә, күләмле теоретик тәрбияви материал туплана һәм ул алга таба бакча яшендәгеләр белән эшләүдә кулланылачак. Бүген исә тәрбияче-педагоглар төркемнәрдә балалар белән эшләү осталыгын жюри игътибарына тәкъдим итәргә кереште. Дәресләр үткәрүдә нәтиҗәле эш күрсәтүчеләр финалга сайлап алыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: