Зәй офыклары

Зәйдә “Ел укытучысы-2019” конкурсының муниципаль этабы башланды (видео)

Быелгы конкурста һөнәри осталыгын күрсәтергә 35 укытучы дәгъва белдергән, шуның 15е – төрле фәннәр укытучысы, 11е – татар теле укытучысы һәм 9ы – яшь педагог.

Конкурсның муниципаль этабы  өч  өлештән тора. Аның беренче өлешендә конкурста катнашучылар үз фәне  буенча дәрес бирсә, икенче өлештә мастер-класс, өченче өлештә дәрестән тыш чара   күрсәтәчәк. Әлегә мәгариф идарәсе белгечләре кемнең ничек дәрес бирүен бәяли. Ул берничә көн дәвам итәчәк.
Әлеге фотоларда сез шәһәрнең 7нче мәктәбе һәм Аксар мәктәбенең инглиз теле укытучылары Инна Маркелова һәм Марина Крулеваны дәрес биргәндә күрәсез.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: