Зәй офыклары

Зәйдә “Ел укытучысы-2021” Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчеләре билгеле

Мәгариф идарәсе белгечләреннән торган жюри бәйгенең ике төр нәтиҗәләре буенча һәр номинациядә иң осталарны билгеләде.

“Ел укытучысы” номинациясендә Елизавета Трифонова (7нче мәктәпнең математика укытучысы), “Педагогик дебют”  номинациясендә Александра Пазухина (3нче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы), “Иң яхшы рус теле һәм әдәбияты укытучысы” номинациясендә Лариса Иванова (6нчы мәктәп), “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” номинациясендә Эльза Нургалина (7нче мәктәп), “Иң яхшы башлангыч сыйныф укытучысы” номинациясендә Юлия Баһаутдинова (4нче мәктәп) җиңүче дип табылды.

 1-2 мартта Зәйдә узачак төбәк этабында районыбыз данын  өч укытучы – Елизавета Трифонова, Алексанра Пазухина һәм Лариса Иванова яклаячак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: