Районда “Ел укытучысы- 2021” Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабы үтте.
Быелгы конкурста һөнәри осталыгын күрсәтергә 60 укытучы дәгъва белдерде. Бәйгенең беренче өлешендә жюри катнашырга теләк белдергән укытучыларның үз фәннәре буенча дәресләре видео язмада карады. “Видеодәрес” дип аталган бирем буенча һөнәрендә иң оста дип табылган 20 укытучы бәйгенең икенче өлешенә, мастер-класс күрсәтүгә сайлап алынды.
Был исә бәйгенең төбәк этабы да Зәйдә узачак. Анда районыбыз данын кемнәр яклаячагын әлегә ачыклау бара.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз