Зәй офыклары

Зәйдә эпидемиологик хәл турында сөйләштеләр

Бүген шәһәр хакимиятендә райондагы эпидемиологик хәл буенча оператив штабның чираттагы утырышы узды.

Анда Роспотребнадзор, үзәк дәваханә, мәгариф һәм башка идарә, оешмаларның җитәкчеләре хисаплары тыңланды.
Оператив штаб мәгълүматләренә караганда 16сыннан 22 октябрьдә кискен респиратор вируслы инфекция диагнозы куелучылар 412 кеше тәшкил иткән. Шуларның 199ы (48,4проценты) өлкәннәр, 213е (51,16 проценты) балалар. Аннан алдагы атнада авыручы балалар 220 булган, хәзер инфекция йоктыручылар кими бара. Пневмония диагнозы куелучылар саны да кимүгә бара, узган атнада авыручылар 152 булса, хәзер 124.
Бу атна дәвамында Зәй районында COVID-19 диагнозы куелучылар юк, ә менә аннан алдагы атнада ачыкланган очраклар белән бәйле рәвештә, авыручылар белән элемтәдә булган 9 кеше табиблар күзәтүендә тора.
21 августан алып бүгенге көнгә кадәр чит илләрдә булып кайткан 41 зәйле исәпләнә, алар барысы да коронавируска анализ тапшырып, тискәре нәтиҗәләр турындагы мәгълүматларны РФ дәүләт хезмәтләре порталында урнаштырганнар. Алар шулай ук, табиблар күзәтүендә булган. Гомумән, пандемия башланганнан бирле күзәтүдә 590 кеше торган.
- Безгә һәр зәйле кадерле, шуңа да авыруны йоктырмау өчен барлык саклык чараларын катгый үтәргә чакырам, коллективларда бер-берегезне саклагыз, хезмәткәрләрнең авыручылар белән контактка керүнә юл куярга тырышмагыз, - диде утырышны алып барган район башлыгы вазифасын вакылтыча башкаручы Валерий Акатьев, җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп.
Соңгы вакытта районда кеше күп җыела торган массакүләм чаралар оештыру чикләнде. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында сәламәтлек торышын күзәтү, санитар таләпләрне үтәүгә аеруча җитди карау таләбе куелган. Шулай ук һәр хезмәт коллективында күпләп авыру очракларына юл куймау өчен барлык саклану чараларын катгыйландыру таләп ителә. Ә инде җәмәгать урыннарында, сәүдә нокталарында битлексез йөрүчеләрне хокук саклау органнары җаваплылыкка тартырга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: