Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә эшче һәм студент яшьләр очрашуы үтте

Яшьләр эшләре идарәсе Зәй муниципаль районында яшьләр сәясәтен үстерүдә яңа юнәлешләр куллана.

Районда 2023 елга кадәр яшьләр сәясәте программасы расланды.  Ул үз эченә эчше яшьләр, студентлар һәм  авыл җирендә яшәүче яшьләр белән төрле чаралар үткәрүне ала.

Шәһәрнең “Дуслык” клубында узган очрашуда катнашучылар алдында   яшьләр үзәге директоры Ростислав Аладышкин чыгыш ясады. Ул мондый очрашуларны даими үткәрергә кирәклегенә басым ясады.

Очрашуда муниципаль яшьләр форумын оештыру, яшьләр проблемаларын хәл итү, грантлар оту эшчәнлегендә катнашып яшьләр ялын оештыру, КВНның эшче яшьләр  лигасын үстерү һәм кайбер башка мәсьәләләр тикшерелде.

Яшьләр шулай ук җәйге чорга эш планнары турында да фикер алыштылар. Яшьләр көнен бәйрәм итүне оештыру турында да сөйләшү булды.  Җыелышта катнашучылар үз идеяләре белән уртаклаштылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев