Зәй офыклары

Зәйдә эшмәкәрләр катнашында киңәшмә үтте

Бүген район хакимиятендә эшмәкәрләр катнашында киңәшмә узды. Аның эшендә оператив контроль бүлеге баш дәүләт салым инспекторы Леонид Тихонов, ТР буенча федераль салым хезмәтенең районара инспекциясе җитәкчесе урынбасары Нәзирә Гыйләҗиева, район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш, сәнәгать, сәүдә һәм эшмәкәрлеккә ярдәм буенча урынбасары Марина Захарова катнашты.

Киңәшмәдә чыгыш ясаучылар эшмәкәрләргә үзмәшгуль сыйфатында эшнең үзенчәлекләре турында сөйләделәр, 1 июльдән эшмәкәрләрнең касса аппаратлары белән эшләргә тиешлеген искәрттеләр, кыш көнендә бу эшне ничек алып бару мөмкин булуын  (бу аппарат -10С та эшли алмый)  аңлаттылар.  Аралашу барышында сораулар да күп булды.  Базарда сату итүче эшмәкәрләр рәсми рәвештә теркәлмичә эшчәнлек алып баручы намуссыз көндәшләреннән ризасызлык белдерделәр.  Киңәшмәдә катнашучы бер  эшмәкәр аңлатуынча, соңгы ике елда базардагы  40лап сәүдә ноктасының нибары 7се генә рәсми рәвештә теркәлеп, салым түлиләр, ә калганнары “кара” кертем ала һәм күзәтчелек органнары тарафыннан бернинди дә җәзага тартылмыйлар.
Эшмәкәрләрнең тәкъдимнәре, гозерләре игътибарга алынды һәм аларга  бу мәсьәләдә ярдәм итәргә ышандырдылар.
Ксения Борзенкова фотосы.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: