Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә эшсезләр өчен чираттагы һөнәри курслар башланды

Мондый белем бирү курсларында укып, өстәмә һөнәр үзләштерергә мөмкин.

20 апрельдә «Лешмейкер» һөнәре буенча эшсез гражданнарны укыту башланды. Бу турыда район матбугат хезмәте хәбәр итә. Лешмейкер ул - керфекләрне модельләштерү һәм үстерү буенча оста. Курсның күләме - 160 академик сәгать. Курсларны оештыручы - «Квалификацияне үстерү төбәк агентлыгы» өстәмә һөнәри белем бирү оешмасы.

Укуга керешкән гражданнар беренче дәрестә укыту программасы, дәресләр расписаниесе, «Лешмейкер» һөнәре буенча эш үзенчәлекләре белән таныштылар, кызыксындырган сорауларын бирделәр, укытучы белән әңгәмәдә актив катнаштылар. Эшсез гражданнар өчен һөнәри белем бирү - булган белем дәрәҗәсен арттыру мөмкинлеге. Мондый курсларда уку кешегә яңа һөнәри күнекмәләр бирәчәк, киләчәктә һөнәри эшчәнлекне үстерүдә ярдәм итәчәк.

Фото муниципаль сайттан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев