Зәй офыклары

Зәйдә эшсезләр өчен вакансияләр ярминкәсе үтте

Бүген Зәйнең мәшгульлек үзәгендә вакансияләр ярминкәсе үтте. Анда эшсезләргә хезмәт урыннарын Түбән Каманың "Камэнергостройпром" ҖЧШ тәкъдим итте. Әлеге оешмага тимер-бетон эшләнмәләрне формалаштыручылар һәм стропальщиклар кирәк. - Түбән Камада эшче кулларга ихтыяҗ зур, шуңа күрә без ир-егетләрне Зәйдән җыйнау нияте белән килдек. Эшне вахта ысулы белән оештыру күздә тотыла. Атна башында...

Бүген Зәйнең мәшгульлек үзәгендә вакансияләр ярминкәсе үтте. Анда эшсезләргә хезмәт урыннарын Түбән Каманың "Камэнергостройпром" ҖЧШ тәкъдим итте. Әлеге оешмага тимер-бетон эшләнмәләрне формалаштыручылар һәм стропальщиклар кирәк.

- Түбән Камада эшче кулларга ихтыяҗ зур, шуңа күрә без ир-егетләрне Зәйдән җыйнау нияте белән килдек. Эшне вахта ысулы белән оештыру күздә тотыла. Атна башында алып китеп, атна дәвамында тулай торакта яшәп эшләүне тәкъдим итәбез. Юл, тулай торак, ашау-эчү чыгымнарын предприятие күтәрә, бүгеннән безгә 25 эшче ир-егет кирәк, - ди кадрлар бүлегенең әйдәп баручы белгече Резидә Хәсәншина.

Район мәшгульлек үзәгендә 313 кеше исәптә тора. Шуларның 171е - хатын-кыз, калганнары ир-егетләр. Шунысын да исәпкә алырга кирәк, барлык эшсезләрнең өчтән берен инвалидлар тәшкил итә. Эшсезлек дәрәҗәсе районда - 1,9 процент. Гомумән, ел башыннан 407 кеше мәшгульлек үзәге аша эшле булган.

- Хәзерге вакытта район предприятиеләре тарафыннан вакансияләр тәкъдим итү бик юк, шуңа күрә без күрше-тирә шәһәрләрдәге оешма-предприятиеләр белән элемтәгә чыгып, зәйлеләр өчен уңайлы хезмәт урыннары эзлибез. Нигездә Чаллы, Түбән Кама, Әлмәткә вахта ысулы белән йөреп эшләү юллары барлана, - ди хезмәт урыннары белән тәэмин итү бүлеге башлыгы Ольга Лаптева.

Ел башыннан төрле шәһәрләр оешмалары катнашында өч вакансияләр ярминкәсе оештырылган, алар аша 25 зәйле хезмәт урынлы булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: