Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә “фанфурик”лар сатучы җавапка тартылачак

Алкоголь базарында хокук бозуларны кисәтү һәм кешеләрнең спиртлы суррогатлар белән агулану очракларын булдырмау максатыннан район эчке эшләр органнары хезмәткәрләре даими тикшерүләр.

19 апрельдә полиция участок вәкаләтлеләре тарафыннан Зәйдә яшәүче бер кешенең “фанфуриклар” сатуы ачыкланган. Ул административ җавапка тартылачак.
“Фанфурик”ларның организмга салган зыяны турында инде сөйләп тә торасы юк. Табыш артыннан куып, кайбер кешеләр әнә шулай кеше гомеренең бәһасе, мөһимлеге хакында уйлап та карамыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев