Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә федераль проект кысаларында гражданнарны укыту оештырыла

«Эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» федераль проекты, «Демография» илкүләм проекты һәм мәшгульлек өлкәсендә өстәмә чаралар кысаларында һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү программалары буенча укыту оештырыла.

Зәй мәшгульлек үзәге 2021 елдан «Эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» федераль проекты, «Демография» илкүләм проекты һәм мәшгульлек өлкәсендә өстәмә чаралар кысаларында аерым категория гражданнарга һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү программасы тормышка ашырылуын хәбәр итә.

Укулар эш эзләүче һәм мәшгульлек хезмәте органнарына мөрәҗәгать иткән гражданнар һәм эшсез гражданнар, 50 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнар, пенсия алды яшендәге гражданнар, 3 яшькә кадәр бала карау буенча ялда булган хатын-кызлар, мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган, хезмәт мөнәсәбәтләрендә тормаган хатын-кызлар өчен оештырыла.

Укулар түбәндәге программалар буенча узачак:

• һөнәри белем (һөнәри әзерлек, яңадан әзерләү, эшче һөнәрләре, хезмәткәрләр вазифалары буенча квалификация күтәрү буенча төп программалар);

• урта һөнәри һәм югары белем алучы гражданнар өчен өстәмә һөнәри белем (квалификация күтәрүнең өстәмә программалары, һөнәри яңадан әзерләүнең өстәмә программалары).

Укулар бушлай булачак. Укулар тәмамланганнан соң квалификация турында документ биреләчәк.

Программалар буенча уку өчен гаризаны «Россиядә эш» порталы аша тапшырырга мөмкин: https://trudvsem.ru/information/pages/support-employment 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев