Зәй офыклары

Зәйдә әфганчыларны искә алдылар (фотолар)

Бүген - совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылган көн.1989 елның 15 февралендә соңгы совет солдаты Әфганстаннан чыга, шулай итеп, 10 елга сузылган сугыш тәмамлана. Бу сугышта Советлар Союзы 15 меңгә якын гражданын югалта. Зәйдән 100гә якын егет хәрби хезмәтен шунда үти, 7 егетебез канлы бәрелешләрдә башларын салды. Зәйдә әфганчылар традиция буенча Азатлык...

Бүген - совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылган көн.1989 елның 15 февралендә соңгы совет солдаты Әфганстаннан чыга, шулай итеп, 10 елга сузылган сугыш тәмамлана. Бу сугышта Советлар Союзы 15 меңгә якын гражданын югалта.

Зәйдән 100гә якын егет хәрби хезмәтен шунда үти, 7 егетебез канлы бәрелешләрдә башларын салды.

Зәйдә әфганчылар традиция буенча Азатлык китерүче солдат һәйкәле янына җыелды. Биредә җәмәгатьчелек вәкилләре, яшьармиячеләр катнашында митинг булды. Анда катнашучылар алдында район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, "Сугышчан дуслык» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының җирле бүлеге җитәкчесе Сергей Хватков чыгыш ясады. Яшьармиячеләр ант кабул итте. Әфганстан җирендә һәлак булган якташларыбыз бер минут тынлык белән искә алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: