Зәй офыклары

Зәйдә физик мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен “Чыршы бәйрәме” узды

Бүген Зәйдә "Тормыш сәнгате" ("Искусство жизни") халыкара волонтерлар хәрәкәте әгъзалары шәһәрнең коррекция мәктәбенең I-VI сыйныф укучылары өчен хәйрия "Чыршы бәйрәме" оештырды. "Орион" сәүдә комплексының зур залында әлеге балалар өчен чын мәгънәсендә әкияти манзара булды. Матур бәйрәм чарасын чыгышлар белән төрле уеннар оештырып, 7нче мәктәп укучылары һәм педагог Эльвира Вдовина җитәкчелегендәге...

Бүген Зәйдә "Тормыш сәнгате" ("Искусство жизни") халыкара волонтерлар хәрәкәте әгъзалары шәһәрнең коррекция мәктәбенең I-VI сыйныф укучылары өчен хәйрия "Чыршы бәйрәме" оештырды. "Орион" сәүдә комплексының зур залында әлеге балалар өчен чын мәгънәсендә әкияти манзара булды. Матур бәйрәм чарасын чыгышлар белән төрле уеннар оештырып, 7нче мәктәп укучылары һәм педагог Эльвира Вдовина җитәкчелегендәге иҗат төркеме бизәде.

- Без - волонтерлар балаларның Яңа ел алды ямьләндерү максатында, башта беренчедән алып алтынчы сыйныфка кадәр булган балалардан Кыш бабайга теләкләрен әйттереп, хатлар яздырдык. Соңыннан ярдәм күрсәтердәй барлык зәйлеләрне шушы үзенчәлекле чарада катнашырга чакырдык. Шул рәвешле спонсорлардан җыелган суммага балалар теләгән уенчыкларны тупладык. Чыршы бәйрәмендә 78 бала Кыш бабайдан уенчык машиналар, курчаклар, хәтта бер бала квадрокоптер (очып йөреп фотога төшерә торган аппарат) алды. Сабыйларны мәрхәмәтле гамәлләре белән сөендергән, аларның хыялларын тормышка ашырырга ярдәм иткән төп спонсор - "Зәй шикәре" ААҖенә, шәһәрнең эре предприятиеләре, оешмалары, шәхси эшмәкәрләргә, бик күп физик затларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез, - ди волонтерлар хәрәкәте лидеры Наталья Борисенко.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: