Зәй офыклары

Зәйдә Физкультурачылар көне узды

8 августта Зәйдә өч спорт объекты - «Яшьлек» боз сарае, «Энергия» стадионы һәм Сәламәтлек мәктәбе спорт мәйданчыкларында Бөтенроссия физкультурачылар көне уңаеннан әлеге мәктәпләрдә шөгыльләнүчеләр һәм аларның ата-аналары катнашында физкультура-спорт чаралары узды.

«Энергия» стадионында яшүсмерләр арасында мини-футбол, урам баскетболы (12 команда катнашында), футбол буенча иптәшләрчә очрашу, озынлыкка сикерү,  ядрә ату, дартс һәм шахмат, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан  хатын-кызлар һәм ир-атлар командалары арасында  пляж волейболы буенча турнир, «ГТО» норматив комплексын үтәүгә әзерлек шөгыльләре оештырылды.
Чара  ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан  флешмоб белән тәмамланды.
Сәламәтлек мәктәбе спорт мәйданчыгында тхэквондо, киокусинкай, ирекле көрәш бүлекләрендә шөгыльләнүчеләр күрсәтмә,  йөзү бүлегенә йөрүчеләрнең гомуми әзерлек шөгыльләре, киокусинкай һәм  ирекле көрәш бүлекләренә йөрүчеләрнең әти-әниләре арасында мини-футбол, йөзү һәм тхэквондо бүлекләренә йөрүчеләрнең әти-әниләре арасында волейбол буенча иптәшләрчә очрашу булды. Чара «Зәй» спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр һәм аларның ата-аналары  арасында ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан  велосипедта ярыш белән тәмамланды.
«Яшьлек» боз сарае спорт мәйданчыгында «хоккей» бүлегенә йөрүче яшүсмерләр командалары арасында мини-футбол, 2011-2012 елларда туганнар арасында эстафета ярышлары, гер спорты бүлегенә йөрүчеләр арасында исә баскетбол буенча иптәшләрчә очрашулар, Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркының икенче өлешендә нәфис  гимнастика һәм  фигуралы шуу бүлегенә йөрүчеләр арасында күрсәтмә шөгыльләр узды.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: