Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә фонтаннар эшли башлады

Фонтаннарны ачу бәйрәм төсен алды. Бу кичтә алар янында бәйрәм чаралары үтте.

Бүген Зәйдә фонтаннар ачылды.Шәһәребездә хәзер өч фонтан исәпләнә. Аларның икесе - төсле музыкаль фонтан.

Ринат Фәрдиев исемендәге паркның икенче өлешендәге музыкаль фонтан 2017 елның көзендә ачылаган. Ә менә “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйдандагысы узган ел ахырында гына эшләнеп бетеп, бу язда бөтен матурлыгы белән зәйлеләрне шатландырды.

Фонтаннарны ачу бәйрәм төсен алды. Бу кичтә алар янында бәйрәм чаралары үтте.

Шунысын да әйтик, музыкаль фонтаннар атнаның аерым көннәрендә билгеле бер сәгатьтә эшләрләр дип көтелә.

 

Ирина Смирнова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев