Зәй офыклары

Зәйдә гаиләләр сәхнәдә ярышты

Зәйдә ел саен халыкара гаилә көненә багышлап төрле чаралар уза. Быел үткән иң зур чараларның берсе “Гаилә кыйммәтләре хәзинәсе” дип аталган район конкурсы булгандыр, мөгаен.

Конкурс “Энергетик” Мәдәният сараенда узган җомгада узды. Аны мәдәният идарәсе ЗАГС бүлеге һәм милли мәдәният үзәге белән берлектә оештырды. Сәхнәдә ярышырга 10 гаилә (5се – шәһәр, 5се –авылдан) чыкты. Алар – Вәлиәхмәтовлар, Даниловлар, Сөләймановлар, Артемьевлар, Хәсәншиннар, Столяровлар, Хәкимуллиннар, Шакировлар, Гәрәевләр һәм Миңнегалиевлар гаиләләре. Һәр гаилә мәдәният сарае фойесында күргәзмә дә оештырылды. Аңа галәнең горурлыгы булган кул эшләре һ. б. куелган иде.
Әлбәттә, һәр гаилә үзенең кабатланмас йөзен, осталыгын сәхнәдә күрсәтте.
Жюри әгъзаларна җиңүчеләрне ачыклау да җиңел булмады. Гран-прига шәһәрдән Хәсәншиннар гаиләсе лаек булды. Әхмәт авылыннан Сөләймановлар гаиләсенә – 1, шәһәдән Столяровлар гаиләсенә – 2, Югары Мәлемнән Хәкимуллиннар гаиләсенә 3нче урын бирелде.
Конкурста катнашучыларга район башкарма комитеты Мактау грамоталары һәм акча сертификатлары тапшырылды.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: