Зәй офыклары

Зәйдә гаиләләр ярышты

Халыкара гаилә көне уңаеннан район бюджет киноучреждениесендә “Гаилә бәхете рецептлары” дип исемләнгән кичә-бәйге үткәрелде.

Чарада тәрбиягә бала алган ата-аналар һәм әлеге гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар катнашты. Алар барлык конкурсларда да бик актив булдылар, җырладылар һәм биеделәр, үз гаиләләре  гербын ясадылар. Чарада иң актив катнашучылар медальләр белән бүләкләнде. Соңыннан алар бергәләшеп "Кыргый планета Мауглие” анимацион мультфильмын карап,  аннан бихуш калдылар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: