Зәй офыклары

Зәйдә география һәм рус әдәбияты буенча БДИны 33 укучы тапшырды

Кичә ил күләмендә бердәм дәүләт имтиханнары тапшыруның төп этабы старт алды. Быел районда 250 кеше имтиханнар тапшырырга теләк белдерде. Шуларның 241е - быел унберенчене тәмамлаучылар, 4се кичке мәктәптән, ә калганнары алдагы елларда мәктәп тәмамлаучы. Иң беренче имтихан география һәм рус әдәбияты буенча үтте. Географияне - 18, рус әдәбиятын 15 зәйле...

Кичә ил күләмендә бердәм дәүләт имтиханнары тапшыруның төп этабы старт алды. Быел районда 250 кеше имтиханнар тапшырырга теләк белдерде. Шуларның 241е - быел унберенчене тәмамлаучылар, 4се кичке мәктәптән, ә калганнары алдагы елларда мәктәп тәмамлаучы. Иң беренче имтихан география һәм рус әдәбияты буенча үтте. Географияне - 18, рус әдәбиятын 15 зәйле сайлады. Ә киләсе имтихан 28 майда рус теленнән булачак, билгеле булганча, аны тапшыру һәр чыгарылыш укучысына мәҗбүри. 1 июньдә - математикадан база белеме буенча имтихан тапшыру, ә 4 июньдә профильле имтиханнар булачак. Әлеге формада математикадан белемне сынау быелгы БДИның төп яңалыгы булып тора. Тагын шунысы да бар урта мәктәпне алтын һәм көмеш медальгә тәмамлау өчен укучыга һәр имтиханда 75тән дә ким булмаган бал җыярга кирәк. Зәй укучылары үз теләкләре белән имтихан бирүне сайлап алуга килгәндә, инде ничә ел рәттән өстенлекне җәмгыять белеменә бирә, быел да бу фәнне сайлаучылар иң күбе - 140 кеше. Җәмгыять белеме буенча имтихан 8 июньгә билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: