Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә "Георгий тасмасы" акциясе старт алды

Әлеге чара Бөек Ватан сугышының тарихын саклап калу, безнең өчен гомерләрен кызганмаган бабаларыбыз белән горурлану, үзебезнең аларның варислары булуыбызны онытмау максатыннан үткәрелә.

26 апрельдә Зәйдә «Георгий тасмасы» бөтенроссия акциясенә старт бирелде. Акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү кысаларында бөтен ил буенча үткәрелә.


"Энергетик" Мәдәният сарае каршындагы мәйданда "Кайгырту" ирекле хәрәкәте волонтерлары 500дән артык тасма тараттылар. Бу көннән башлап 9 майга кадәр волонтерлар шәһәребез урамнарында, мәйданчыкларында һәм скверларында бәйрәм тасмаларын таратачак. Тасмалар белән бергә волонтерлар лентаны дөрес йөртү буенча киңәшләр дә бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев