Зәй офыклары

Зәйдә “Георгий тасмасы” акциясе бара (фотолар)

Зәйдә "Георгий тасмасы" акциясе дәвам итә. Бүген үз мәктәпләре урнашкан микрорайонда тасмаларны шәһәрдәшләребезгә тарату өчен 2нче мәктәпнең "Игелек территориясе" волонтерлар отряды әгъзалары чыкты. - Без быел 100 данә георгий тасмасы әзерләдек. Аларны шушы көннәрдә мәктәбебезнең актив волонтерлары тарата. Укучылар "Бердәм Россия" сәяси партиясе башлангычы белән старт алган ветераннарыбызга бүлмә гөлләре...

Зәйдә "Георгий тасмасы" акциясе дәвам итә. Бүген үз мәктәпләре урнашкан микрорайонда тасмаларны шәһәрдәшләребезгә тарату өчен 2нче мәктәпнең "Игелек территориясе" волонтерлар отряды әгъзалары чыкты.

- Без быел 100 данә георгий тасмасы әзерләдек. Аларны шушы көннәрдә мәктәбебезнең актив волонтерлары тарата. Укучылар "Бердәм Россия" сәяси партиясе башлангычы белән старт алган ветераннарыбызга бүлмә гөлләре бүләк итү акциясенә дә бик теләп кушылды, - ди 2нче мәктәпнең волонтерлар отряды кураторы Наталья Панова. Аның сүзләрен куәтләп, волонтер Екатерина Щербакова георгий тасмасын зәйлеләр түшенә кадаганда Бөек Җиңү белән горурлануын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: