Зәй офыклары

Зәйдә гражданлык оборонасы укулары айлыгы актив алып барыла

Гадәттән тыш хәлләргә әзер булу максатында Зәйдә гражданлык оборонасы буенча укулар айлыгы кысаларында эш актив төстә бара. Ул бигрәк тә социаль ярдәмгә мохтаҗ булганнар күп була торган урыннарда җентекле үткәрелә. Мәсәлән, бу көннәрдә "Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә янгын чыккан очракта биредә хезмәтләрдән файдаланучыларны, хезмәткәрләрне тиз арада эвакуацияләү мөмкинлекләре...

Гадәттән тыш хәлләргә әзер булу максатында Зәйдә гражданлык оборонасы буенча укулар айлыгы кысаларында эш актив төстә бара. Ул бигрәк тә социаль ярдәмгә мохтаҗ булганнар күп була торган урыннарда җентекле үткәрелә. Мәсәлән, бу көннәрдә "Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә янгын чыккан очракта биредә хезмәтләрдән файдаланучыларны, хезмәткәрләрне тиз арада эвакуацияләү мөмкинлекләре барланды. Янгын чыгу турында сигнал алынуга, физик мөмкинлеге чикләнгәннәрне, сәламәтлеген ныгытучы өлкәннәрне, хезмәткәрләрне бинадан чыгару, беренче ярдәм күрсәтү чараларының ничә минут эчендә башкарылыу тикшерелде. Гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре биредә алдан укулар алып баруның нәтиҗәле булуын, эвакуациянең тиз арада башкарылуын ассызыкладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: