Зәй офыклары

Зәйдә ГРЭС шәһәрнең җылылык челтәрен төзекләндерү эшләрен 85 процентка башкарган

Зәйдә 2015-2016 еллар көзге-кышкы чорына әзерлек йөзеннән җылылык челтәрендә төзекләндерү эшләрен ГРЭС алып бара. Бүгенге көнгә предприятие көче белән Казан урамында 400 метр арада яңа торбалар салынып, аның өске өлешен тәшкил иткән 784 квадрат метр мәйдан төзекләндерелде. Шулай ук Гагарин урамында да 286 метр арада тузган торбалар алыштырылды, 441 квадрат...

Зәйдә 2015-2016 еллар көзге-кышкы чорына әзерлек йөзеннән җылылык челтәрендә төзекләндерү эшләрен ГРЭС алып бара. Бүгенге көнгә предприятие көче белән Казан урамында 400 метр арада яңа торбалар салынып, аның өске өлешен тәшкил иткән 784 квадрат метр мәйдан төзекләндерелде. Шулай ук Гагарин урамында да 286 метр арада тузган торбалар алыштырылды, 441 квадрат метр мәйдан төзекләндерелде. Нефтьчеләр проспектыннан Төзүчеләр урамына кадәр 154 метр арага яңа торбалар салынды. Шундый ук эш Комсомол урамыннан Энергетиклар урамына кадәр - 427 метр, Пирогов урамында 216 метр арада башкарылды, җир өслеге уңайлы итеп эшләнде. Хәзерге вакытта Төзүчеләр һәм Октябрь урамнарында җылылык челтәре торбаларын алыштыру бара. Эшне 10 августка төгәлләү планлаштырыла. Гомумән, барлык планлаштырылган төзекләндерү эшләре 85 процентта үтәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: