Зәй офыклары

Зәйдә ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кышкы фестиваленең икенче этабы

11 мартта Зәйдә «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кышкы фестиваленең икенче этабы узды.

Фестивальдә Зәй, Нурлат, Сарман районнарыннан 26 кешедән торган 3 команда катнашты. Ярышта катнашучылар 1,2,3,5 чакрымга чаңгыда йөгерү, 25-50 метр аралыкка йөзү, винтовкадан ату һәм башка спорт төрләре буенча көч сынаштылар. Гомуми ярыш нәтиҗәләре буенча Зәй районы 3197 очко җыеп, беренче урынга чыкты. Икенче һәм өченче урыннарны Нурлат белән Сарман районы бүлеште.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: