Зәй офыклары

Зәйдә “Гвардия” эзтабарлар отряды әгъзалары сайлауга бергә килде

Зәйнең спорт-савыктыру комплексында урнашкан сайлау участогына тавышларын бирергә шәһәрнең “Гвардия” эзтабарлар отряды әгъзалары Денис Кузнецов, Ксения Степанова, Наталья Синягина һәм аларның җитәкчксе Виктор Никифоров бергәләшеп килде.

-Без һәр эштә отряд белән бергә. Менә сайлау участогына да бергә килдек. Патриотик клуб әгъзалары буларак, без мөһим сәяси вакыйга вакытында да башкаларга үрнәк күрстергә тиеш,- диде отряд җитәкчесе Виктор Никифоров.

Шунысын да әйтик, Ксения Степанова исә сайлауларда беренче мәртәбә катнаша.

-Бераз дулкынланам. Шулай да һәркайсыбыз өчен  сайлауның мөһимлеген аңлыйм. Бюллетеньнарда нинди партияләр булуын,  бермандатлы Зәй сайлау округ буенча нинди кандидатуралар баруын беләм, шуңа күрә аңлы рәвештә тавыш бирәм, -   диде ул.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: