Зәй офыклары

Зәйдә халыкны ачык һавада кабул итү бара

Зәйдә шәһәрдә яшәүчеләрне нәрсә борчыганын белү өчен, аларның сорау-гозерләрен тыңлау максатында, "Ачык сөйләшү" акциясе үткәрү дәвам итә. Ул халык күп йөри торган урыннарда кичке сәгать 5тән соң ачык һавада оештырыла. Кичә мондый акция шәһәрнең 35нче бистәсендә узды. Шәһәр җитәкчелеге вәкилләре һәм шәһәр Советы депутатларына 14 кеше мөрәҗәгать итте. Сораулар кайбер...

Зәйдә шәһәрдә яшәүчеләрне нәрсә борчыганын белү өчен, аларның сорау-гозерләрен тыңлау максатында, "Ачык сөйләшү" акциясе үткәрү дәвам итә. Ул халык күп йөри торган урыннарда кичке сәгать 5тән соң ачык һавада оештырыла. Кичә мондый акция шәһәрнең 35нче бистәсендә узды. Шәһәр җитәкчелеге вәкилләре һәм шәһәр Советы депутатларына 14 кеше мөрәҗәгать итте. Сораулар кайбер оешмаларда хезмәт хакы түләү тоткарлану, юл буендагы парклар, кайбер йорт ишегаллары торышы һ.б. кагылды.

"Ачык сөйләшү" акциясе 7 сентябрьдә - Мирный, 10 сентябрьдә Иске Зәй бистәсендә үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: