Зәй офыклары

Зәйдә хатын-кызлар декрет ялында өстәмә белем ала

Кичә Зәйнең мәшгульлек үзәгендә декрет ялындагы 11 әни менеджер-логист белгечлеге буенча диплом алды. Республика Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан кабул ителгән, күпмедер вакыт хезмәт процессыннан читләшеп торган хатын-кызларга заман таләбе буенча белемнәрен ныгыту, яңа белгечлекләр үзләштерү мөмкинлеге бирү программасы район мәшгульлек үзәгендә уңышлы тормышка ашырыла. Соңгы биш елда...

Кичә Зәйнең мәшгульлек үзәгендә декрет ялындагы 11 әни менеджер-логист белгечлеге буенча диплом алды. Республика Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан кабул ителгән, күпмедер вакыт хезмәт процессыннан читләшеп торган хатын-кызларга заман таләбе буенча белемнәрен ныгыту, яңа белгечлекләр үзләштерү мөмкинлеге бирү программасы район мәшгульлек үзәгендә уңышлы тормышка ашырыла. Соңгы биш елда бушлай төрле белгечлекләр курслары үткән әниләрнең саны йөзгә якынлаша.

- Без бу юлы менеджер-логист белгечлеге буенча укытуны күпчелек әниләрнең сораулары нигезендә оештырдык. Дәресләр аларга уңайлы булсын өчен ай ярым вакыт эчендә эш көннәрендә һәр кич саен алып барылды. Әниләрнең укуларга теләп, бер дә калдырмыйча йөрүләре үзе үк мондый курсларның кирәкле булуы турында сөйли. Чөнки берникадәр вакыт бала белән шөгыльләнеп эш процессыннан читләшебрәк торган хатын-кызга яңа компьютер программаларын үзләштерү, үзен икенче һөнәрдә сынап карау өчен яңадан квалификация үтү замана таләбе дә булырга бик мөмкин, - ди мәшгульлек үзәге әйдәп баручы инспекторы Лилия Гыйззәтуллина.

Укуларны квалификацияләр үсеше төбәк агентлыгы Чаллы филиалы педагоглары алып бара. Яшь балаларны калдырып йөрү әниләр өчен кыен булганга күрә, укулар Зәй мәшгульлек үзәгендә оештырыла.

- Без хәзерге вакытта нигездә предприятиеләрдә, эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләргә кирәкле булган белгечлекләргә укыту процессларын алып барабыз. Менеджер-логист - заман таләп итүче һөнәр, аңа хәзер сорау зур. Зәйдә исә замана белән бергә атлаучы шикәр һәм, мефро заводы, ГРЭС һәм башка предприятиеләр җитәрлек, шуңа күрә декрет ялыннан соң эш урыннарын алыштырырга теләгән әниләргә кыенлыклар килеп тумаячак дип исәплим,- ди педагог Гөлнара Салаватова.

Диплом алган әниләрнең берсе - Лариса Иванова - һөнәре буенча педагог, декрет ялына кадәр шәһәребезнең 6нчы мәктәбендә укыткан. Аның алга таба бу һөнәрен алыштырырга исәбе юк, тик шулай да өстәмә белемле булу зыян итмәс, дип фикерләре белән уртаклашты Лариса.

- Без уку дәверендә психологик тренинглар да үттек, бу исә балалар белән эшләүче педагог кешегә бик мөһим, - дип ассызыклый ул.

"АСКО" иминият компаниясендә җитәкче урында эшләүче Ольга Овченникова хатын-кыз декрет ялында утырганда үз эченә бикләнергә, тормыштан артта калырга тиеш түгел, яңа өлкә буенча белемнәр үзләштерү мөмкинлеге бирелүдән файдаланырга кирәк дип исәпли. Ул яңа компьютер программалары үзләштерүнең һәркем өчен мөһим булуын әйтте.

Быелга декрет ялындагы хатын-кызлар өчен Зәйгә килеп укулар үткәрү курслары тәмамланды. Әмма теләгән әниләр дәүләт программасы нигезендә теләгән белгечлекләр буенча Чаллыга барып укый ала, ә инде киләсе елга уку теләге булучылар мәшгульлек үзәгенә гариза белән мөрәҗәгать итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: