Зәй офыклары

Зәйдә хезмәт урынындагы бәхетсезлек очрагын полицийскийлар ачыклый

Зәй эчке эшләр бүлеге мәгълүматы буенча, кичә кич үзәк дәваханәдән ике ир-егет 2-3 нче дәрәҗә пешү җәрәхәтләре алуы турында хәбәр алына. Полиция хезмәткәрләренә пешкән ир-атлар үз хуҗалыкларында дуңгыз суеп, аны газ белән өтәләгәндә шартлау барлыкка килүен, нәтиҗәдә пешү җәрәхәтләре алуларын әйтәләр. Әмма тикшерә башлагач, аларның " Каматранссервис" оешмасында төзекләндерү эшләре...

Зәй эчке эшләр бүлеге мәгълүматы буенча, кичә кич үзәк дәваханәдән ике ир-егет 2-3 нче дәрәҗә пешү җәрәхәтләре алуы турында хәбәр алына. Полиция хезмәткәрләренә пешкән ир-атлар үз хуҗалыкларында дуңгыз суеп, аны газ белән өтәләгәндә шартлау барлыкка килүен, нәтиҗәдә пешү җәрәхәтләре алуларын әйтәләр. Әмма тикшерә башлагач, аларның " Каматранссервис" оешмасында төзекләндерү эшләре барышында пешүләре ачыкланды, ди эчке эшләр бүлеге башлыгы Валентина Усачева. Эретеп ябыштыру эшләре барышын да газ килүче шлангның тишек булуы нәтиҗәсендә, газ чыгып шартлау барлыкка килә. Хәзер исә прокуратура, тикшерү комитеты белән берлектә хезмәт урынында бәхетсезлек очрагы буенча тикшерү эше алып барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: