Зәй офыклары

Зәйдә хәрби хезмәт исәбендәгеләр барлана

Зәй хәрби комиссариаты "Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында" 53нче Федераль Закон нигезендә, ниндидер сәбәпләр аркасында беренчел хәрби исәпкә алынмаган, 1998 елда туган һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны хәрби исәпкә алуны җитди контрольгә куя. Әлеге эш агымдагы елның 15 гыйнвареннан 31 мартка кадәр оештырылачак. Хәрби комиссариатка аерым чакыру алганнар төгәл билгеләнгән...

Зәй хәрби комиссариаты "Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында" 53нче Федераль Закон нигезендә, ниндидер сәбәпләр аркасында беренчел хәрби исәпкә алынмаган, 1998 елда туган һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны хәрби исәпкә алуны җитди контрольгә куя. Әлеге эш агымдагы елның 15 гыйнвареннан 31 мартка кадәр оештырылачак. Хәрби комиссариатка аерым чакыру алганнар төгәл билгеләнгән вакытка килергә тиеш, ә чакыру алмаган яисә чакырылып та үз вакытында комиссариатка килә алмаучыларның 1-10 февральдә Нефтьчеләр проспекты 39 а йортындагы, 1нче бүлмәгә килүе сорала. Оешма, предприятие җитәкчеләреннән армиягә чакырылу яшендә булучыларны хәрби комиссариатка җибәрүне оештыру кирәклеге искәртелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: