Зәй офыклары

Зәйдә хәрби хезмәткә чакырылучылар көне үтте

Кичә Зәйнең "Энергетик" Мәдәният сараенда традицион хәрби хезмәткә чакырылучылар көне уңаеннан тантаналы чара узды. Аны яшьләр эшләре идарәсе хәрби комиссариат белән берлектә оештырды. Аңа булачак солдатлар, аларның әти-әниләре, якыннары, хәрби комиссариат вәкилләре, район җитәкчелеге чакырылган иде. Баш хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов белдерүенчә, быелгы язгы чакырылышта Зәйдән 90лап егетне Россия Кораллы...

Кичә Зәйнең "Энергетик" Мәдәният сараенда традицион хәрби хезмәткә чакырылучылар көне уңаеннан тантаналы чара узды. Аны яшьләр эшләре идарәсе хәрби комиссариат белән берлектә оештырды. Аңа булачак солдатлар, аларның әти-әниләре, якыннары, хәрби комиссариат вәкилләре, район җитәкчелеге чакырылган иде. Баш хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов белдерүенчә, быелгы язгы чакырылышта Зәйдән 90лап егетне Россия Кораллы Көчләренә озату планлаштырыла. Инде 15 егет Ватан сакчысы булырга өлгергән.

- Армиябезнең ныгуы анда физик яктан ныклы әзерлекле, көчле рухлы, үз Ватаны өчен җан аткан, белемле ир-егетләребезнең күп булуыннан тора. Хәзерге вакытта Россия Кораллы Көчләрендә замана таләбе буенча хәрби техника тагын да көчле үсеш ала бара, ә алар белән белемле ир-егетләрнең идарә итә алуы бик мөһим. Шуңа да без һөнәр үзләштереп армиягә алынучыларга аеруча игътибарлыбыз. Гомумән алганда, Зәй егетләренең, кайсы төр гаскәрләрдә хезмәткә алынсалар да, намуслы хезмәт итүләре белән без чын күңелдән горурланабыз, бу чакырылыштагыларның да бу марканы төшермәүләрен телибез, - диде Айрат Әгъләмҗанов.

Ул яшьләргә үрнәк итеп. Бөек Ватан сугышы чорында үз-үзләрен аямыйча, туган илләре өчен көрәшкән буынны күрсәтте һәм әлеге сугышта Җиңүгә 70 ел тулгач та, батырлар исемлегенең тулылана баруын, алар арасында зәйлеләрнең дә булуын ассызыклады. Шуларның берсе - якташыбыз Георгий Викторович Большаков. 1902 елда туган Георгий Викторович 1943 елда батырларча һәлак була. Аңа үлгәннән соң 1943 елда II дәрәҗә Ватан сугышы ордены бирелә. Әлеге бүләк шушы кадәр елдан соң район хәрби комиссариатына кайтарыла. Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне уңаеннан узган тантанада баш хәрби комиссар орденны, аның документларын Георгий Викторовичның өлкән кызы - райондашыбыз Фекла Большаковага тапшырды. Тантанага батыр солдатның 4 баласы чакырылган иде. Аларны зал аягүрә басып сәламләде.

Зәйдә егетләрне хәрби әзерлекле итүгә җитди игътибар бирелә. Бу уңайдан район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев районда мөмкин булган барлык шартлар тудырылуын искәртте. Сезне армия мәктәбен үтеп, тагын да ныгып, районыбыз икътисадын үстерүгә, яшәү шартларын тагын да яхшыртуга өлеш кертүгә көтеп калабыз, диде ул, булачак солдатларга мөрәҗәгать итеп.

Очрашу барышында район ветераннар советы рәисе Геннадий Хәлиуллин, яшь зәйлеләрне мәктәптән үк хәрби тормышка әзерләүгә җитди өлеш кертүче, Россия Кораллы Көчләре ветераннар советы рәисе Александр Ширяев теләкләрен җиткерделәр. Александр Иванович чыгышында моннан нәкъ менә 33 ел элек шушы көнне солдат булуын искә алып, бу мәктәпнең ир кеше өчен тормышта зур роль уйнавын үз мисалында сөйләде.

Бу көннәрдә улы Илназны хәрби хезмәткә озатырга җыенучы әни Наталья Вәлиәхмәтова бар аналар исеменнән егетләргә кайда гына булсалар да, аларны бер генә минутка да исләреннән чыгармаучы әниләре булуын онытмауларын теләде, без һәрвакыт сезнең өчен хәер-фатихада, диде. Ә булачак солдатлар исеменнән намуслы хезмәт үтәргә вәгъдәне Рамазан Идрисов бирде.

Бүгенге көндә Зәйдән Россия Кораллы Көчләрендә 165ләп егет хезмәт итә, аларның бер өлешен инде яңа төркемнәр алыштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: