Зәй офыклары

Зәйдә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә (Фоторепортаж)

Бүген - Хәтер һәм кайгы көне. 75 ел элек иң канкойгыч, иң күп кешеләр үлеменә китергән Бөек Ватан сугышы башланды. Традиция буенча бу җәһәттән Зәйнең Җиңү бульварындагы Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында митинг үтте. Анда район җитәкчелеге, оешма, предприятие, учреждениеләр, җәмәгатьчелек вәкилләре, ветераннар, сугыш чоры балалары, малай-кызлар катнашты. Митингны район...

Бүген - Хәтер һәм кайгы көне. 75 ел элек иң канкойгыч, иң күп кешеләр үлеменә китергән Бөек Ватан сугышы башланды. Традиция буенча бу җәһәттән Зәйнең Җиңү бульварындагы Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында митинг үтте. Анда район җитәкчелеге, оешма, предприятие, учреждениеләр, җәмәгатьчелек вәкилләре, ветераннар, сугыш чоры балалары, малай-кызлар катнашты. Митингны район башлыгы Разиф Кәримов алып барды һәм чыгыш ясады. Анда катнашучылар яу кырында башларын салганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, яудан кайтмаганнар, сугыштан кайтып авыру, яралардан үлгән якташларыбыз истәлегенә мәңгелек утка чәчәкләр куйдылар. Аяныч, ветераннар сафы кими бара: бүгенге көндә Зәйдә 44 ветеран яши.

Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан бүген башка төрле чаралар да уза. Кичә исә "Хәтер шәме" акциясе үтте.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: