Зәй офыклары

Зәйдә Җиңү бульвары яңара

Көннәр җылынуга, Зәйдә Җиңү булварына җирле рәссам, скульптор Фазыл Шиаповның тыл ветераннарына багышланган барельеф-композициясе куелачак. Ул чернобыльчеләргә куелган истәлек ташы урынына урнаштырылачак, истәлек ташы исә фонтан тирәсенә күчереләчәк. - Барельеф-композицияне урнаштыру өчен менә-менә фундамент эшләре башланырга тора. Шул рәвешле, бульварда Азатлык китерүче солдат, барельеф, пушка тулы бер композиция тәшкил итәчәк,...

Көннәр җылынуга, Зәйдә Җиңү булварына җирле рәссам, скульптор Фазыл Шиаповның тыл ветераннарына багышланган барельеф-композициясе куелачак. Ул чернобыльчеләргә куелган истәлек ташы урынына урнаштырылачак, истәлек ташы исә фонтан тирәсенә күчереләчәк.

- Барельеф-композицияне урнаштыру өчен менә-менә фундамент эшләре башланырга тора. Шул рәвешле, бульварда Азатлык китерүче солдат, барельеф, пушка тулы бер композиция тәшкил итәчәк, - ди шәһәр башкарма комитет җитәкчесе Сергей Максимов.

Фонтан исә гранит плитәләр белән реставрацияләнәчәк, тирәсендә урналар, утыргычлар урнаштырылачак. 9 Май - Җиңү көне алдыннан бульвар тирәсе яшел үлән белән капланып, клумбалар, газоннар чәчәкләргә күмеләчәк. Иске Зәй бистәсендә авторы Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Голов булган һәйкәл искергән иде, аның урынына элеккесе кебек яңасы ясалып, ул урнаштырылды инде. Биредә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар исеме белән постамент та урын алачак, һәйкәлнең янәшә-тирәсе төзекләндереләчәк, матурланачак, шау чәчәккә күмеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: