Зәй офыклары

Зәйдә Җиңү бәйрәме тантанасы югары әзерлектә үтте

Бүген Зәйдә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантана, көннең салкынча булуына карамастан район халкын, кунакларны күпләп җыйды. Иртән үк сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап җиңел атлетика эстафетасы шәһәр урамнары буйлап үтте. Сәгать тугызда хакимият бинасы каршына җыелган сугыш һәм тыл ветераннарына бәйрәм сәламе тапшырып укучылар, хәрбиләр, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре...

Бүген Зәйдә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантана, көннең салкынча булуына карамастан район халкын, кунакларны күпләп җыйды. Иртән үк сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап җиңел атлетика эстафетасы шәһәр урамнары буйлап үтте. Сәгать тугызда хакимият бинасы каршына җыелган сугыш һәм тыл ветераннарына бәйрәм сәламе тапшырып укучылар, хәрбиләр, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре колонналары, Җиңү бәйрәменә багышланган транспарантлар күтәргән яшьләр, кулларына сугыш ачысын татыган мөхтәрәм бабай-әбиләрнең портретларын тоткан балалар катнашында "Үлемсез полк" акциясе узды. Җиңүчеләрне данлау парады Җиңү Бульварында "Азатлык китерүче солдат" һәйкәле каршында бәйрәм митингы белән дәвам итте. Мөхтәрәм ветераннарыбызны, район халкын башкарма комитет җитәкчесе Разиф Кәримов, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Татьяна Воропаева, Илшат Әминов республика Президенты, Дәүләт Советы, район җитәкчелеге исеменнән тәбрикләделәр. Театрлаштырылган тамаша, балалар башкаруында патриотик җырлар һәркемнең күңеленә үтеп керде. Биредә үк тыл ветераннары хөрмәтенә ясалган мемориаль комплексны ачу тантанасы да булды. Алга таба бәйрәм чаралары солдат боткасы, оешма-предприятиеләр тарафыннан әзерләнгән "Җиңү Салюты" фестивале, гармунчылар чыгышлары, Җиңү вальсы, концерт программасы белщн дщвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: