Зәй офыклары

Зәйдә «Җиңү өчен тест үт!» проекты кысаларында мобиль лаборатория эшли

Бүген Зәй район үзәк дәваханәсе биләмәсендә “Пройди тест для победы!”, “Пройди тест на ВИЧ!” дип язылган “ГАЗель” машинасы торды.

«Җиңү өчен тест үт!» дип аталган социаль проект кысаларында ВИЧ-инфекциясенә тест узу мобиль лабораториясе бүген безнең районга килеп җитте.
Әлеге проект РФ Президенты грантлары фонды гранты акчасына тормышка ашырыла.
-Бу - Идел буе федераль округында ВИЧка тест үткәрү буенча иң масштаблы кампания. 2020 елның декабреннән алып 2021 елның декабренә кадәр микроавтобуслар базасында җиһазландырылган өч «Тест-мобиль» 9 төбәк буенча йөри.Без Марий Эл, Башкортостан , Татарстан Республикасы, Чувашия , Удмуртия, Ульяновск, Киров, Самара һәм Оренбург өлкәләрендә теләгән кешегә тест үткәрәбез. Әлеге төбәкләрдә яшәүчеләр экспресс-тестлар кулланып, ВИЧ-инфекциягә түләүсез аноним тест үтә алалар. Мобиль тестның һәр пункты командасы үз эченә медицина хезмәткәрен, социаль хезмәткәрне ала. Бүген без менә Зәй районында эшлибез, иртәгә Чаллыга күчәбез, -диде фельдшер Артур Иванов.
Көндезге сәгать 12гә биредә 30 зәйле тест узган иде.
-Эш көне тәмамланганчы 60лап кешене кабул итәрбез дип уйлыйбыз.
Безгә төрле яшьтәге кешеләр мөрәҗәгать итә. Чөнки тестны 18 яшьтән башлап узу каралган, - диләр тест уздыручылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: