Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә "Җиңү кайтавазы" дип аталган шигырь укучылар конкурсы узды

Конкурс өч яшь төркемендә үкәрелде. Анда 4-7 яшьлек 67 бала катнашты.

 “Күкчәчәк” балалар бакчасында менә инде өченче ел совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган  «Җиңү кайтавазы”дип исемләнгән яшь шигырь укучылар конкурсы уза. Конкурс быел да оештырылды һәм анда катнашучылар саны арта бара.

“Җиңү кайтавазы” -  район мәгариф идарәсе һәм “Татмедиа” АҖ филиалы “Зәй-информ”ның уртак проекты.

 Конкурс өч яшь төркемендә үкәрелде. Анда да 4 яшьтән 7 яшькә кадәрге 67 бала катнашты, Җиңүчеләр дүрт номинациядә бәяләнде. Алар - “Сугыш балалары”, “Җиңү көне”, “Тормыш соңыннан...” , “Буыннан-буынга”.

Балаларны конкурска  шәһәрнең 17 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесеннән 47 педагог әзерләде.

 Шигырьләрне аеруча сәнгатьле итеп укыган, әсәрләрдәге  геройларының образын ачык итеп, артистларча төгәл биргән конкурсантлар “Зәй-ТВ” каналында һәм Зәй радиодулкынында чыгыш ясаячак.

Җиңү кайтавазы барыбызга да җирдә иң мөһиме  тынычлык булуын  искә төшереп, озак яңгырасын иде. Беркайчан да, беркайда да сугышлар булмасын, күкләребез чиста, тыныч булсын! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев