Зәй офыклары

Зәйдә иң оста машина йөртүче студентлар ачыкланды

Хәбәр ителгәнчә, Зәйнең политехник колледжында “Автосессия-2019” республика бәйгесенең район этабы узган иде. ЮХИДИ башлыгы Рамил Гарифуллин рәислегендәге комиссия бәйгенең ике өлеше нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне ачыклады.

Беренче урынга Александр Бутаков лаеклы дип табылды. Илдар Әхмәдиев- икенче, Дмитрий Кетонов өченче урында. Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Егетләрнең  өчесе дә, бәйгенең Казанда узачак этабында катнашып, Зәй данын яклаячак.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: