Зәй офыклары

Зәйдә иҗат күргәзмәләре мәйдан алды

Зәйдә «Энергетик» мәдәният каршындагы мәйданда ТАССР барлыкка килүнең 95 еллыгы һәм Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелеге оешуга 25 ел тулу уңаеннан районның оста куллары тарафыннан әзерләнгән иҗат күргәзмәсе һәм мәдәният идарәсе сәнгать әһелләре көче белән оештырылган театрлаштырылган тамаша, концерт оештырылды. Иҗат күргәзмәләренә кул эшләрен алып чыгучылар арасында авыл җирлекләрендә яшәүчеләр күпчелекне...

Зәйдә «Энергетик» мәдәният каршындагы мәйданда ТАССР барлыкка килүнең 95 еллыгы һәм Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелеге оешуга 25 ел тулу уңаеннан районның оста куллары тарафыннан әзерләнгән иҗат күргәзмәсе һәм мәдәният идарәсе сәнгать әһелләре көче белән оештырылган театрлаштырылган тамаша, концерт оештырылды. Иҗат күргәзмәләренә кул эшләрен алып чыгучылар арасында авыл җирлекләрендә яшәүчеләр күпчелекне тәшкил итте. Алар хуҗалыктагы бетмәс-төкәнмәс эшләрдән бераз арынган арада бәйләү, чигү, тегү, агач әйберләр ясау, тимердән сувенирлар коюлары белән уртаклаштылар. Күз явын алырлык эшләр мәйданга килүчеләрне таң калдырды. Һәркем гүзәл республикабызда матур эшләр белән яшәү мөмкинлеге булуга тагын бер кат инанды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: