Зәй офыклары

Зәйдә “Игелек кыл" хәйрия акциясе кысаларында планшет бүләк ителде

1 декабрьдә "Бердәм Россия" партиясе үзенең туган көнен - 19 еллыгын билгеләп үтте.

«Игелек кыл» хәйрия акциясе кысаларында партиянең төбәк башкарма комитеты тарафыннан 7нче мәктәпнең 8 сыйныф укучысы Сәйдә Борһановага дистанцион укыту өчен планшет тапшырылды. Бу турыда район матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Игелек кыл» акциясе авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Акцияне үткәрү турында карар «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе утырышында кабул ителде. Акция барышында компьютер техникасы сатып алынды һәм бөтен республика буенча аз керемле гаиләләрдәге балаларга, мөмкинлекләре чикләнгән балаларга тапшырылды.

Дистанцион уку укучыларның компьютер техникасына ихтыяҗ зур булуын күрсәтте, ул өстәмә белем алу өчен дә кулланылырга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: