Зәй офыклары

Зәйдә ике яшүсмерләр клубы капиталь төзекләндерелә

Быел республикада яшүсмерләрнең буш вакытларын файдалы итеп үткәрү урыннарын уңайлы итү максатында "Яшүсмерләр клубларын капиталь төзекләндерү" программасы старт ала. Әлеге программага Зәй шәһәренең дә ике яшүсмерләр клубы кертелде. Аларның берсе - Энергетиклар урамы 11нче йортта урнашкан "Яшьлек" клубы, икенчесе -"Вираж" яшүсмерләр автомотоклубы. "Яшьлек"тә тендер откан подрядчы оешма төзекләндерүне башлады инде....

Быел республикада яшүсмерләрнең буш вакытларын файдалы итеп үткәрү урыннарын уңайлы итү максатында "Яшүсмерләр клубларын капиталь төзекләндерү" программасы старт ала. Әлеге программага Зәй шәһәренең дә ике яшүсмерләр клубы кертелде. Аларның берсе - Энергетиклар урамы 11нче йортта урнашкан "Яшьлек" клубы, икенчесе -"Вираж" яшүсмерләр автомотоклубы. "Яшьлек"тә тендер откан подрядчы оешма төзекләндерүне башлады инде. Биредә республика бюджеты хисабыннан 600 мең сумлык күләмле эш үткәрү планлаштырыла. Яшүсмерләргә биредә шөгыльләнү өчен заманча шартлар тудырыла. Ә "Вираж" автомотоклубында 400 мең сумлык төзекләндерү үткәреләчәк. Монда исә картинг белән кызыксынучы яшүсмерләргә заманча уку залы булдыру күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: