Зәй офыклары

Зәйдә ике йөк машинасы бәрелешкән

Бүген - 21 августта Чаллы-Зәй-Әлмәт юлының 42 километрында, ягъни Зәй елгасы аша күперне узуга йөк машиналары бәрелешү белән бәйле юл һәлакәте теркәлде, дип хәбәр итәләр район ЮХИДИ бүлегеннән.

Чаллы ягыннан килүче 1986 елгы “ГАЗ” автомобилен йөртүче, каршы як полосага чыгып хәрәкәт итеп, тизлек режимын бозган хәлдә аңа каршы килүче Volvo йөк машинасы белән бәрелешә. Көчле  бәрелештән Volvo юл читенә төшеп китә, ә азык-төлек төягән “ГАЗ” машинасы бик нык яньчелә. Нәтиҗәдә ике машина йөртүче дә авыр тән җәрәхәтләре белән Чаллының ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү дәваханәсенә озатыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: