Зәй шәһәр Советының бюджет-финанс мәсьәләләре, икътисади үсеш һәм муниципаль милек, җир, экология, торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча эшләүче даими депутат комиссияләренең берләштерелгән утырышында 2016-2018 елларга социаль-икътисади үсеш, коммуналь инфраструктура үсеше, 2016 елга бюджет-финанс мәсьәләләре каралды. Киләсе елга каралган шәһәр бюджеты керем өлешенең 80 процентын физик затлардан һәи җир салымыннан кергән керемнәр...
Зәй шәһәр Советының бюджет-финанс мәсьәләләре, икътисади үсеш һәм муниципаль милек, җир, экология, торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча эшләүче даими депутат комиссияләренең берләштерелгән утырышында 2016-2018 елларга социаль-икътисади үсеш, коммуналь инфраструктура үсеше, 2016 елга бюджет-финанс мәсьәләләре каралды. Киләсе елга каралган шәһәр бюджеты керем өлешенең 80 процентын физик затлардан һәи җир салымыннан кергән керемнәр тәшкил итәчәк, диде финанс-бюджет палатасы рәисе Венера Шакирҗанова. Комиссия утырышында каралган барлык мәсьәләләр дә бүген шәһәр Советы утырышына чыгарыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа