Зәй офыклары

Зәйдә илкүләм проектлар, программаларны гамәлгә ашыру буенча киңәшмә үтте

Бүген Зәйгә Татарстан Республикасы төзелеш министры Фәрит Хәнифов йөкләмәсе буенча эшлекле сәфәр белән министр урынбасарлары Айназ Ярмиев һәм Ринат Абдуллин килде.

Сәфәр кысаларында хакимиятнең зур залында  башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов рәислегендә  киңәшмә узды. Анда министрлык вәкилләре, халыкка төрле хезмәт күрсәтүче хезмәтләр җитәкчеләре катнашты.  Очрашуда илкүләм проектлар, федераль һәм республика максатчан программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышулар булды. Киңәшмә барышында торак төзелеше, аерым алганда, торак йортлар төзелешен үстерү планын үтәү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Кунакларны  генераль планнар, территорияләрне планлаштыру проектлары, социаль инфраструктура, җир кишәрлекләре, район үзәге һәм авыл җирлекләрен инженерлык инфраструктурасы белән тәэмин итү, индивидуаль һәм күпфатирлы торак йортлар белән оештырылган төзелеш перспективалары турындагы сораулар кызыксындырды. Алар  очрашуга килүчеләр сорауларына җавап та тотты. Аннан очрашуда иҗтимагый киңлекләрне үстерү, «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру, ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек мәсьәләләре  күтәрелде. Шулай ук күпфатирлы йортларга, социаль-мәдәни һәм коммуналь инфраструктура объектларына капиталь ремонт ясау, торак-коммуналь хуҗалыгы тармагы оешмаларының торышы һәм башка мәсьәләргә  игътибар бирелде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: