Зәй офыклары

Зәйдә инвалидлар декадасына старт бирелде (видео)

Бүген Зәйнең "Энергетик" Мәдәният сараенда 3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне уңаеннан физик мөмкинлеге чикләнгәннәр катнашында тантаналы чара узды.

Анда район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев катнашып, физик мөмкинлеге чикле булып та, рухи яктан көчле булучыларга соклануын белдерде, кеше ярдәменә мохтаҗ булучыларны онытмаска чакырды. Чарада инвалидлар һәм сукырлар оешмалары рәисләре Илдус Талипов белән Мария Костюченко чыгыш ясады.  Тантана кунаклары күңелен  "Энергетик" Мәдәният сарае сәнгать әһелләре, коррекция һәм “Тату гаилә” балалар бакчалары нәниләре  күреп, җылы эчтәлекле концерт прорграммасы тәкъдим итте.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: