Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә "Ишегалды бәйрәме" күңелле узды

Соңгы елларда Зәйнен күпфатирлы йорт тирәсендә "Ишегалды бәйрәме" оештыру матур традициягә әйләнде. Шундый чараларның берсе Җинү проспекты 1/07 йорты каршында узды.

Исегезгә төшерәбез, быел биредә “Безнең ишегалды” республика программасы буенча капиталь төзекләндерү эшләре алып барылды. Йортта яшәүчеләр теләкләрен исәпкә алып, ишегалды танымаслык булып үзгәртелде. Машиналар йөрү өлеше, автомобильләр өчен парковка урыны киңәйтелде. Подъезд янында яңа урналар, эскәмияләр урнаштырылды. Балалар мәйданчыгы да куркынычсызлык шартларын исәпкә алып яңартылды. Уен мәйданына заманча яңа элементлар куелды.
 

Бәйрәм белән котларга Башкарма комитет җитәкчесе Эмиль Галеев та килде.
- Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның “Безнең ишегалды” программасы буенча республиканың барлык район-шәһәрләрендә ишегаллары заманча төсмер ала, яңара. Барысы да халык өчен эшләнелә,-ди ул.

 

-Бу бәйрәм, барыннан да элек, яңартылган ишегалдын ачу чарасы буларак оештырылды. Биредә яшәүчеләр, кунак буларак кына түгел, ә аны матурлауда катнашалар. Мәсәлән, теләге булган һәркем төсле буялар алып, хуҗалык өчен ярдәмче бинаны бизи. Кемнәрдер ишегалдына агачлар, куаклар утырта ала. Без, өлкәннәр ярдәме белән 100гә якын төп куак, аллы-гөлле чәчәкләр утырттык инде. Ишегалдын яңартуда һәркемнең кергән хезмәте еллар буена сакланыр, кадерләп сакларлар дип ышанасы килә,-ди “17 подъезд” ТМШ идарәчесе Надежда Бардина.
 

Бу көнне ишегалды җыр-моңнан, күңелле уеннардан шау-гөр килде. Олысы, кечесе рәхәтләнеп күңел ачты, очрашып сөйләште, биеде-җырлады. Берәүләр махсус булдырылган волейбол мәйданында туп уйнатсалар,икенче почмактагы өстәл артына шахмат осталары җыелды.Балалар өчен уен мәйданчыгына шахмат өстәле дә куелган. Бәйрәм кичендә генә дә түгел, көндезләрен дә аның яныннан бала-чага, өлкәннәр өзелми.
 

Яшьләр эшләре hәм мәдәният идарәсе тарафыннан төрле мәйданчыклар оештырылды. Татлы ризыклар һәм кайнар чәй белән өстәл дә әзерләнгән иде. “Ишегалды бәйрәме” зур экраннан ачык haвада балалар өчен мультфильм карау белән тәмамланды.

Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев