Зәй офыклары

Зәйдә ишегалды лагерьлары эшли башлады

10 августта Зәйдә быел беренче мәртәбә балалар өчен ишегалды лагерьлары эшли башлады.

Бу яшьләр эшләре идарәсенең “Минем ишегалды лагере” проекты кысаларында оештырыла. Лагерьлар эшчәнлекне “Күңелле ишегалды” программасы буенча алып бара. Махсус укулар үткән әйдәманнар балалар белән эшне Никифоров урамы, 73нче  йорт, Энергетиклар урамы, 11нче йорт, Октябрь урамы, 15нче йорт, Җиңү Проспекты, 1/05 йорт һәм Тавлин урамы, 31нче йорт ишегалларында оештыра. Әлеге ишегалларында 2 сәгать дәвамында теләге булган балалар  хәрәкәтчән уеннарда, флешмобларда катнаша.
Яшьләр эшләре идәрәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, ике көн эчендә ялның  мондый формасында  йөзләп бала катнашкан.  

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: