Зәй офыклары

Зәйдә җитәкчеләр һәм депутатлар халык белән ачыктан-ачык сөйләшә

Зәй районында җитәкчелек халыкка якын булып, яшәү шартларын, көнкүреш проблемаларын өйрәнеп эшләү буенча төрле алымнар куллана. Җәйге чорда халык күп йөри торган урында, ачык һавада район җитәкчеләре, депутатларның кешеләрне шәхси сораулар белән кабул итү максатын күздә тоткан " Ачыктан-ачык сөйләшү" акция шуның берсе булып тора. 27 июльдә район җитәкчелеге, депутатлар...

Зәй районында җитәкчелек халыкка якын булып, яшәү шартларын, көнкүреш проблемаларын өйрәнеп эшләү буенча төрле алымнар куллана. Җәйге чорда халык күп йөри торган урында, ачык һавада район җитәкчеләре, депутатларның кешеләрне шәхси сораулар белән кабул итү максатын күздә тоткан " Ачыктан-ачык сөйләшү" акция шуның берсе булып тора. 27 июльдә район җитәкчелеге, депутатлар "Энергетик" Мәдәният сарае каршындагы мәйданда шул акцияне үткәрде.

- Без бу акцияне берничә ел үткәрәбез. Кешеләр эштән аерылмый гына, узып китешли дә үзләрен борчыган сорауларны бирәләр, проблемалар күтәрәләр. Махсус килеп, кабул итүгә язылып вакыт сарыф итәргә кирәк түгел. Соңгы елларда әлеге эш формасы буенча күп кенә проблемалар өйрәнелеп, хәл ителде. Бу - җитәкчеләр өчен дә, кешеләр өчен дә бик кирәкле эш формасы. Бүген дә безгә күп кенә сораулар белән килделәр. Шунысын аерып әйтәсе килә, кешеләр нигездә шәхси сораулар белән түгел, ә күпчелекне, район халкын борчый торган мәсьәләләрне күтәрәләр, - диде шәһәр Советы рәисе урынбасары Марсель Хуҗин.

Чыннан да, сораулар шәһәр тормышына, кешеләр иминлеген саклауга кагылышлы иде. Мәсәлән, "Батыр" кибете хуҗасы Рамил Шәйхеразиев үз кибете янында автомобиль юлдагы ясалма күтәртелмәләрнең кайбер проблемалар тудыруына борчылып килгән.

- Зур йөк машиналары әлеге ясалма күтәртелмәләрне үткәндә кибетнең икенче катында идәннәр селкенә. Бина селкенү нәтиҗәсендә стеналарны какшау ихтималы бар, бездә сатып алучылар күп була, кешеләр иминлеге мәсьәләсе борчый. Әлеге ясалма күтәртелмәләрне алып булмыймы? - дип мөрәҗәгать итте ул.

Район башлыгы урынбасары Роберт Халитов аның җитди мәсьәләне күтәреп чыгуын ассызыклады. Безнең өчен иң мөһиме - кешеләр иминлеге, диде ул. Тик әлеге мәсьәләнең икенче ягы да бар, ясалма күтәртелмәләр юл хәрәкәте куркынычсызлыгын, кешеләр иминлеген тәэмин итүне күздә тотып салынган. Шуңа күрә, мәсьәләне уртага салып сөйләшү өчен махсус комиссиягә куярга карар ителде. Ә киләчәктә тимер юл кичүен заманча итеп ясаганда бу мәсьәлә үзеннән-үзе хәл ителәчәк, диде Роберт Халитов.

Яшьләрне юллардагы ясалма күтәртелгән урыннарны искәртеп шәһәрнең 4нче микрорайонында һәм Иске Зәй бистәсендә махсус юл билгеләре куелмавы борчый, алар бу мәсьәләне өйрәнеп хәл итүне сорады.

"Ачыктан-ачык сөйләшүгә" оныгын җитәкләгән бер ханым да килде. Ул балалар бакчалары өчен түләү бәяләренең үзгәреп торуына, хәзерге вакытта аллергияле балаларның күп булуы сәбәпле, аларга аерым меню каралмавына борчылып килгән. Бу мәсьәләләр буенча аңа аерым җавап биреләчәге әйтелде.

Кыскасы, һәр сорау менә шулай күпләрне кызыксындырырдай иде. Алар җитәкчеләр, депутатлар тарафыннан язып алынып, хәл итү юллары эзләнәчәге, сорауга җаваплар җибәреләчәге турында әйтелде. Киләсе шундый акция Яңа шәһәрдә кече базар янында үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: