Зәй офыклары

Зәйдә Качмануда Изге чишмәдә коенып булачак

19 гыйнвар - Качману. Православие динен тотучылар өчен ул - иң олы дини бәйрәмнәрнең берсе.

Бу көнне күпләр махсус урыннарда изгеләндерелгән суда коена. Безнең районда әлеге максатта   Иске Зәйне әйләнеп узу юлындагы Изге Чишмә җиһазландырылган.

Чишмәгә изгеләндерелгән су алырга яисә коенырга килүчеләргә быел да район җитәкчелеге тиешле шартлар тудыру хәселен күрә. 19 гыйнварда Яңа Зәй белән Иске Зәй арасында йөрүче маршрут автобусы Изге чишмә янында тукталыш ясаляачак. Гадәттән тыш хәлләр структурасы һәм медицина ярдәме күрсәтү хезмәткәрләренең кизү торуы оештырыла, җылыну өчен махсус  автобус куелачак. Шулай ук бу көнне чишмә янына район җитәкчелеге килеп, халыкны бәйрәм белән котлаячак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: